Апастовский муниципальный район РТ
 
Главная
Структура
Дни рождения
Фотогаллерея
Редактор
История Апастовского района
Выдающиеся люди Апастовского района
Поздравления
Благотворительность в Апастовском муниципальном районе
Памятник женщине-матери
План мероприятий посвящённый ознаменованию Победы на 2007-2010 годы
Сабантуй - 2007
Музей Сары Садыковой
2008 год - Год семьи
Социально-экономическое развитие района в 2007 году и задачи на 2008 год
План мероприятий на май по району
Новости
Гостевая
Контактная информация
 
  • Моя Казань
  • Портал развлечений

  • Поздравления

     

    Хөрмәтле ветераннар - фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

    Кадерле ватандашлар!

    Сезне совет халкының 63 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Онытылмас кырык бишенче елдагы кебек үк, майның бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметлерне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек: еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый, ветеран күз яше һәм бала елмаюы сыман битараф калдырмый. Ул искерми һәм 'кызыл дата'ларга гына сыймый: шуңа да бүгенге Җиңүле май көнен узган елдагы алтмыш бер еллык юбилейдай зурлап, тантаналы төстә үткәрәбез.

    'Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады!' дигән канатлы сүзләр әүвәлгечә илебезнең сугыштан соң туган барлык буыннары өчен какшамас яшәү принцибы һәм тайпылышсыз әхлакый кыйбла булып тора. Без кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп, безнең азатлыгыбызны һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.Ул чакта аталарыбыз һәм бабаларыбызның  бөтен эш-гамәлләре, барлык уй-теләкләре һәм омтылышлары бер нәрсәгә юнәлгән - бирешмәскә, чигенмәскә, җиңәргә! Шул чакта да алар фронттагы һәм тылдагы батырлыклары өчен бернинди бүләкләр, өстенлекләр көтмәгәннәр.

    Ни кызганыч, миллионлаган ватандашларыбызга әлеге бүләк үлгәннән соң гына иреште. Бөек Җиңүнең  кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел һәм аны берни белән дә алыштырып булмый. Безнең Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән күбрәк кеше фронтка китте, аларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмады. Ләкин ул бөтендөнья сугышында катнашкан данлыклы маршалдан алып исеме билгеле булмаган солдатка кадәр һәркемнең якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Завод станоклары артында һәм колхоз басуларында Җиңүнең дәһшәтле коралын койган тыл хезмәтчәннәре истәлеге шулай ук үлемсез. Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәңгелек дан!

    Бөек Ватан сугышын тикмәгә генә изге сулыш димиләр. Кешелек тарихындагы иң дәһшәтле бу сугышта безнең халкыбыз үзенең изге максатлары өчен көрәшүен башта ук җаны-тәне белән тойды, нацизм тудырган вәхши идеологиянең тамырын корыту өчен бердәм күтәрелде һәм шуңа күрә җиңеп чыкты. Ләкин, ни кызганыч, утлы гарасат көйдергән Русия җирендә дә ксенофобия һәм экстремизм үсентеләре баш калкыта. Юхаланып нинди генә дини һәм милли битлекләр артына яшеренсәләр дә, 'көрән' идеология варисларына катгый һәм үтемле сабак бирү - шәһит киткән каһарманнарның якты истәлеге алдында, киләчәк буыннар каршында безнең изге бурычыбыз.

    Кырык бишнең кояшлы маен искә төшергән саен без моннан алтмыш елдан артык элек яулап алынган тынычлыкның саклап калыначагына, безнең гүзәл планетабызның мондый глобаль бәрелешләр мәйданына әверелмәячәгенә ихлас күңелдән ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә, үзебезнең җаныбызда йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәһшәте ерак үткәндә калсын иде! Ә безгә бу үткәнебезне онытырга, аның кабатлануына юл куярга һич тә ярамый.

    Данлы ветераннарыбызга һәм балык апаслыларга чын йөрәктән исәнлек-саулык, игелек һәм муллык телим! Бәхетле булыгыз, бер-берегезгә терәк һәм таяныч булып, матур итеп яшәгез!

    Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

     

     Copyright © apastapast@tatar.ru 
  • Мода
  • Государство и власть
  • Техника и Технологии
  • Поиск в Интернете
  • Непознанное
  • Путешествия и туризм